Төнге учак

歌手: Эльмира Калимуллина Эльмир Низамов • 专辑:Рәхмәт сиңа • 发布时间:2022-02-11
作词 : Разил Валиев
 作曲 : Эльмир Низамов
 Яр буенда бергә йөргән идек,
 Яккан идек учаклар.
 Төнге учак кебек дәшеп тора
 Ай нурында йөзгән ул чаклар.
 Төннәргә дә бергә кергән идек,
 Каршыладык таңнарны.
 Иреннәрдә һаман янып тора
 Мәхәббәтнең сүнмәс кайнары.
 Таң атуга кайнар учак сүнде,
 Әйләнде ул салкын күмергә.
 Төнге учак булып янып калдың
 Син мәңгегә минем күңелдә.
 Яр буенда тагын учак яктым.
 Син, ахрысы, күрмәдең.
 Чын мәхәббәт әллә шушы микән? –
 Учак булып яна йәрәгем.
 Яр буенда бергә йөргән идек,
 Яккан идек учаклар.
 Төнге учак кебек дәшеп тора
 Ай нурында йөзгән ул чаклар.
 Таң атуга кайнар учак сүнде,
 Әйләнде ул салкын күмергә.
 Төнге учак булып янып калдың
 Син мәңгегә минем күңелдә.
 Таң атуга кайнар учак сүнде,
 Әйләнде ул салкын күмергә.
 Төнге учак булып янып калдың
 Син мәңгегә минем күңелдә.
 Яр буенда бергә йөргән идек...
📥 下载LRC歌词 📄 下载TXT歌词

支持卡拉OK同步显示,可用记事本编辑