Көтәм сине

歌手: Эльмира Калимуллина Эльмир Низамов • 专辑:Рәхмәт сиңа • 发布时间:2022-02-11
作词 : Резеда Губаева
 作曲 : Эльмир Низамов
 Көтәм сине карашымны куккә төбәп...
 Карыныма иңәр жанны көтәм шулай...
 И, бәхетем, күзкәйләрең нинди төстэ?! -
 Зәңгәр күкме, әллә инде яшел тугай?
 Көтәм сине,бәхет нурым!
 Көтәм сине онытылып,
 Күзләремдә өмет тулы... –
 Көтәм сине, көтәм сине...
 Көтәм сине, уралам да өметемә,
 Канатланып очар булам бәхетемә...
 Көтүләрем газаплы да, һәм татлы да,
 Шул газапның тәмен бары көткән белә...
 Көтәм сине,бәхет нурым!
 Көтәм сине онытылып,
 Күзләремдә өмет тулы... –
 Көтәм сине, көтәм сине...
 Кешеләрдән аңлау көтәм һәм сабырлык,
 Ә дөньядан мин тынычлык өмет итәм...
 Күзләремне зәңгэр күккә төбәгәндә,
 Өметләрнең аклануын гына көтәм!
 Көтәм сине,бәхет нурым!
 Көтәм сине онытылып,
 Күзләремдә өмет тулы... –
 Көтәм сине, көтәм сине...
 Көтәм сине,бәхет нурым!
 Көтәм сине онытылып,
 Күзләремдә өмет тулы... –
 Көтәм сине, көтәм сине...
 Көтәм сине, көтәм сине...
📥 下载LRC歌词 📄 下载TXT歌词

支持卡拉OK同步显示,可用记事本编辑