Янымда

歌手: Элиза Миникаева Раиль Уметбаев • 专辑:Янымда • 发布时间:2022-03-09
作词 : Шакирова Гульфия Масгутовна
作曲 : Уметбаев Раиль Аглямович
Чәчкәләр җыеп учыма,
Йөримен яланнарда.
Җырларымның моңы булып,
Гел син генә уйларда.

Кайда, кайда, кайда гына булсам да,
Син һәрвакыт янымда.
Йөрәгемнең тибешендә,
Күңелемдә,җанымда.

Бу нинди гүзәл мәхәббәт,
Үзгәртте тормышымны.
Бәхет дигән,тылсымнарга,
Урады язмышымны.

Кайда, кайда, кайда гына булсам да,
Син һәрвакыт янымда.
Йөрәгемнең тибешендә,
Күңелемдә,җанымда.

Арага кертмик ятларны,
Атлыйк гел җитәкләшеп.
Пар сандугачлар шикелле,
Гөрләшеп тә,серләшеп.

Кайда, кайда, кайда гына булсам да,
Син һәрвакыт янымда.
Йөрәгемнең тибешендә,
Күңелемдә,җанымда.

Син һәрвакыт янымда
Йөрәгемнең түрендә

Кайда, кайда, кайда гына булсам да,
Син һәрвакыт янымда.
Йөрәгемнең тибешендә,
Күңелемдә,җанымда.

Кайда, кайда булсам да,
Һәрвакыт син уемда.
Йөрәгәк тибешендә,
Йөрәгәк тибешендә.
📥 下载LRC歌词 📄 下载TXT歌词

支持卡拉OK同步显示,可用记事本编辑