Мәхәббәт хакына

歌手: Айдар Ниязов Алина Беляева • 专辑:Almet Music Lab 2022 • 发布时间:2022-11-04
作词 : Ильяс Фархуллин
作曲 : Айдар Ниязов/Алина Беляева
Күңелем түрендә саф булып яралган,
Хисләрне тибрәткән мәхәббәт хакына
Җиһанда бар чәчәк син диеп ачыла,
Галәмдә йолдызлар син диеп атыла.

Яктыга омтылган чәчәкләр шикелле,
Һәр күзәнәгем сиңа тартыла.
Күңелемдә уйный саф хисләр ташкыны,
Йөрәгем тибә күк мәхәббәт хакына.

Җирдәме, күктәме, әллә соң айдамы?
Чын-чынлап бәхетле тик синең яныңда.
Күңелемнән чыккан хисләргә күмелеп,
Мин яшимен җирдә мәхәббәт хакына.
📥 下载LRC歌词 📄 下载TXT歌词

支持卡拉OK同步显示,可用记事本编辑