Татарстан

作词 : Гелюся Батталова
作曲 : Эльмир Низамов
Тамырларда - гасыр шавы,
Гаярьлеге канга күчкән.
Без бит синең туфрагыңнан
Кодрәт алып, туып-үскән!
Якты йөзләр Ватаны син,
Синдә - сөю, синдә - дуслар.
Иделеңдә шаулый дулкын,
Бозлар китә - җитсә язлар.

Татарстан, мәңге яшә!
Яшә Ватан, яшә илем!
Татарстан - Татар иле -
Алга атла, туган җирем!

Офыклардан кулын изи
Туар көннәр яктылыгы.
Гасыр аша килер буын
Отып алсын безнең җырны.
Йөрәкләрнең җылысында
Каршыла син яңа чорны.
Күңелләрдән күңелләргә
Илтик әле безнең җырны.

Татарстан, мәңге яшә!
Яшә Ватан, яшә илем!
Татарстан - Татар иле -
Алга атла, туган җирем!
📥 下载LRC歌词 📄 下载TXT歌词

支持卡拉OK同步显示,可用记事本编辑