Без кешеләр

歌手: Элиза Миникаева • 专辑:Без кешеләр • 发布时间:2023-09-13
作词 : Шакирова Гульфия Масгутовна
作曲 : Уметбаев Раиль Аглямович
Тәхеткәең югалса да,
Югалмасын бәхетең.
Каршылыклар очраганда,
Киселмәсен өметең.

Без -кешеләр, беркайчан да,
Югалтмыйк йөзебезне.
Бушка җилләргә очырмыйк,
Әйтелгән сүзебезне.

Сер сыярлык, хәл белерлек,
Кешеләр кирәк янда.
Бәхетле булып яшәргә,
Шушы якты җиһанда.

Без -кешеләр, беркайчан да,
Югалтмыйк йөзебезне.
Бушка җилләргә очырмыйк,
Әйтелгән сүзебезне.

Уртаклашкан шатлык булса,
Ул-икеләтә шатлык.
Уртаклашыр кешең булса,
Монысы-олы байлык.

Без -кешеләр, беркайчан да,
Югалтмыйк йөзебезне.
Бушка җилләргә очырмыйк,
Әйтелгән сүзебезне.
📥 下载LRC歌词 📄 下载TXT歌词

支持卡拉OK同步显示,可用记事本编辑